"Салкын чишмә" әсәре күрсәтелде.

2014 елның 7 феврале, җомга
Район авылларында"Истоки"   дип исемләнгән  фольклор коллективларының  сайлап алу  турлары үтте. Күзкәй авылында эшләп килүче   «Әллүки» халык фольклор ансамбле фестивальдә  «Салкын чишмә» сюжетын әзерләгән. Чишмәләр... Һәр авылда бар иде  салкын сулы бәллүр чишмәләр. Алар – безнең сабый чактан эчкән суыбыз, балачактан ук күңелләребезгә сеңгән тарихыбыз, рухи чыганагыбыз. Чишмәләргә багышлап күпме җыр, риватьләр  язылган, легендалар туган.  Күзкәйнең халык фольклор ансамбле коллективы  үзенең чыгышында менә шуларны зур осталык белән чагылдырды.(Тулы язма "Якты юл" газетасы битләрендә.Автор Заһидә апа)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International