«Бәхетле балачак»-интернет-конкурс үткәрәелэ

2014 елның 7 феврале, җомга
Бөтендөнья татар конгрессы 3 яшьтән 14 яшькәчә балалар арасында «Бәхетле балачак» дип аталган иҗат эшләре интернет-конкурсы үткәрә. 1 гыйнвардан башланган бу бәйге 1 июньгә кадәр дәвам итә. Балалар конкурска рәсемнәр, кул эшләре (фотога төшереп), хореография, вокал, сынлы сәнгать әсәрләре (видеосюжетлар рәвешендә), әдәби әсәрләр тәкъдим итә алалар. Эшләрне һәм махсус форма буенча тутырылган гариза-анкетаны 31 мартка кадәр татар конгрессының оештыру комитетына җибәрергә кирәк. 1-3 апрельдә алар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының рәсми сайтына урнаштырыла. 3 апрельдән 30ына кадәр Интернет аша тавыш бирергә була
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International