Марат Зарипов искәртеп узганча, бүгенге көндә Тарифлар буенча дәүләт комитеты 45 юнәлеш буенча 1 меңнән артык предприятиедә тарифлар билгеләү белән шөгыльләнә. Төп юнәлешләр арасында берничәсе электр энергиясенә, зәңгәр ягулыкка, җылылык энергиясенә, суга, агынты суга, каты көнкүреш калдыкларын утилизацияләүгә, транспорт хезмәтләренә, социаль һәм сәнәгатькә кагылышлы булмаган өлкә хезмәтләренә, челтәрләргә технологик тоташтырылуга бәяләр һәм тарифларны билгеләүгә кагыла.
Дәүләт комитеты шулай ук электр энергиясе белән комбинацияләнеп һәм комбинацияләнми генә җитештерелгән җылылык энергиясенә тарифларны да билгели. Комбинацияләнеп җитештерелгән җылылык энергиясенә килгәндә, элек аны кулланучы эре шәһәрләр һәм торак пунктлардагы (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Урыссу) халык өчен тарифлар гомуми каралган булса, узган елда тарифлар арттырганда аларның һәркайсына аерым якын килгәннәр. 2014 нче елның үзенчәлеге дә шунда булачак: һәр генерацияләүче оешма өчен һәрбер җылылык чыганагы буенча тариф индивидуаль төстә билгеләнә. Комбинацияләнгән режимдагы җылылык энергиясенә республика буенча уртача тарифлар түбәндәгечә: производство өчен – 1 нче гыйнвардан Гкал өчен 610, 26 сум, 1 нче июльдән 613,46 сум; җылылык челтәрләреннән кулланучылар өчен: 1 нче гыйнвардан Гкал өчен – 1116, 13 сум, 1 нче июльдән Гкал өчен 1190, 88 сум. Комбинацияләнми җитештерелгән җылылык энергиясенә килгәндә, республика буенча уртача тариф 1 нче гыйнвардан Гкал өчен 1254,90 сум тәшкил итә, 1 нче июльдән исә Гкал өчен 1286, 72 сум. Тулаем алганда, республикадагы барлык кулланучылар өчен җылылык энергиясенә исәпләнгән уртача тариф Тарифлар буенча федераль хезмәт тарафыннан 5,3 процент күләмендә билгеләнгән соңгы чикне арттырмаган.