Алсу – җиңүче!

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Биклән мәктәбебездә эшләп килүче “Серле йомгак” түгәрәгендә кызлар бәйләү эшенә өйрәнәләр. Түгәрәкне өстәмә белем бирүче педагог Р.Р.Валеева алып бара. 5 нче класс укучысы Хәйруллина Алсу да әлеге түгәрәккә бик теләп йөри, үзенең кул эшләре белән төрле бәйгеләрдә катнаша. Күптән түгел “Кыш бабайга котлау” дигән республикакүләм бәйгедә катнашып, I урынны алды (“Кыш бабайга бүләк” номинациясе). Алсуны әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International