Хәтер көнендә Иске Абдул авылында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә һәйкәл ачыла

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Районның оештыру  комитеты , хәрби хәрәкәт ветераннарының район иҗтимагый оешмасы 14 февральдә Совет гаскәрләрен  Әфганстан җирләреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан Иске Абдул авылының «Гиндукуш» музее каршында хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасы узуы турында хәбәр итә. Районның барлык сугышчы-интернационалистларын, һәлак булган солдатларның аналарын тантанада катнашырга чакырабыз. Чарада шулай ук эчтәлекле концерт каралган.

 Башлана 9.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International