Сәнгать мәктәбе «Жемчужина»лары"Энҗе бөртекләре"

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Яр Чаллы шәһәренең 17нче санлы балалар хореография сәнгате мәктәбендә «Жемчужина» дип аталган республика конкурсы үтте. Хореография яратучы балалар арасында оештырылучы әлеге бәйгедә район балалар иҗаты мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Круглое Поле кызлары Полина Кочерыгина, Алия Закирова, Алия Фәсхетдинова II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Аларның остазлары Галина Щелконоговага үсеп килүче яшь буынга эстетик тәрбия бирү һәм хореография сәнгатен пропагандалау эше өчен Мактау кәгазе тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International