Малайлар күбрәк туа

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Берничә еллык динамиканы караганда, районда яңа туган балаларның чыннан да артуы күзәтелә. 2005 елда, мәсәлән, туучылар саны 238 булса, ел саен әкренләп күтәрелә барып, 2013тә ул күрсәткеч 551гә җиткән, ягъни 56 процентка арткан. Ә 2012 ел белән 2013 ел арасында бу яктан әлләни аерма юк. 2012 елда туучылар 1гә артыграк теркәлгән. Узган ел туган балаларның 45 проценты – гаиләдә беренчеләр, 55 проценты – икенче һәм аннан соңгылар. Яңа туучыларның иң күбе Бәткедә теркәлгән.  
 
Алдагы еллардагы кебек үк, узган ел да малайлар кызларга караганда күбрәк туган: 296 малай һәм 255 кыз. Балалар арасында дүрт пар игезәкләр бар. Андыйлар Теләнче Тамак, Әҗмәкәй һәм Кече Шилнә (ике пар) авыл җирлекләрендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International