Бу максатка федераль бюджетта 200 миллион сум акча каралган.
2014 елда Россиянең иң яхшы 1 мең укытучысы арасыннан һәрберсе 200 мең сум күләмендә өстәмә акча алачак. Бу хактагы карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган, ул Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күрде.
Мондый субсидияләр 2006 елдан бирле “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә. Өстәмә акча бирү конкурс нәтиҗәләре буенча каралган.
Бәйге үткәрүнең төп принциплары – конкурсны таныту, ачык итү,педагогика өлкәсендә ким дигәндә 3 ел стажы булган укытучыларны катнаштыру өчен тигез мөмкинлекләр булдыру.
Россия субъектының коллегиаль органы “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты буенча конкурс комиссиясен оештыра, алар соңгы 3 елда укучыларның югары нәтиҗәләргә ирешү, фән буенча дәрестән тыш шөгыльләнүдә югары нәтиҗәләргә ирешү, укытучы тарафыннан укучылар уңай социаль тәҗрибә алсын өчен шартлар булдыру, заманча белем бирү технологияләрен нәтиҗәле файдалану һ.б. буенча иң яхшы укытучыларны сайлап алу уздыра, дип хәбәр итә республика мәгълүмат агентлыгы.