Дога — бөтен авырудан дәва

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Догаларның авыруларны дәвалауга ярдәме зур булуын хәзер инде бүгенге заман галимнәре дә исбат итте. Санкт-Петербургтагы В.М.Бехтеров исемендәге психоневрологик фәнни-тикшеренү институтының нейро һәм психофизиология лабораториясендә профессор Валерий Слезин җитәкчелегендә кат-кат үткәрелгән тәҗрибәләр 2002 елда ук ышанычлы дәлилләр белән исбатланды: дога, чынлап та, дәвалый. Безнең ата-бабаларыбыздан калган «өшкерү»ләр дә әнә шул рәвешле дәвалауның дәлиле булып тора түгелмени?

Әйе, Коръән – ул бөтен авырулардан дәва. Ләкин без бүген бу изге Китапның илаһи көче хакында белеп кенә бетермибез. Ә анда әйтелгән: «Әгәр ошбу Коръәнне тауга иңдергән булсак, әлбәттә, ул тауны курыккан хәлдә күрер идең: ул Аллаһыдан курыкканнан ярылыр иде», – диеп (59 сүрә: 21 аять.) Коръән белән дәвалану шәригатьтә билгеле. 17 сүрәнең 82 аятендә: «Бу мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез, әмма Коръән белән гамәл кылмаган залимнәргә Коръән аятьләре хәсрәтне вә һәлакәтне генә арттырыр», – диелгән.

Традицион медицина кешеләргә ярдәм итә алмаган чакларда да, Коръән аятьләре белән дәвалана алу очраклары хакында күп мисаллар китерергә булыр иде. Ләкин, билгеле, Коръән белән дәвалану өчен, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм Коръәнгә ышанырга кирәк.

Дәвалануда еш кулланыла торган сүрәләр: «Фатиха», «Ихлас», «Аятел-көрси», «Фәләкъ», «Нәс», «Инширах», шулай ук «Лилләһи» аятьләре һәм төрле сүрәләрдән күп кенә башка аерым аятьләр.

Аятьләрне уку гына түгел, ә зәгъфран (шафран) һәм роза чәчәкләре белән язу куллану ысуллары да бар. Мәсәлән, суга зәгъфран салып, берничә минуттан соң кара (чернила) белән яза торган чиста ручкага җыеп алып, авыруның күрсәтелгән җиренә, яки сурәтсез чиста тәлинкәгә, яисә чиста кәгазьгә языла. Зәм-зәм яки чишмә суы куллансаң яхшырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International