Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комететның киңәйтелгән утырышы булды

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

Бүген, мунициаль район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев рәислегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комететның киңәйтелгән утырышы булды.Утырыш эшчәнлегендә  Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Киям улы Хамаев   катнашты.Әлеге киңәшәмәгә    авыл җирлеге башлыклары, ветераннар советы  әгъзалары, мәктәп   директорлары, мәдәният йортлары директорлары һәм мөдирләре , бүлек җитәкчеләре чакырылган иде

Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү буенча оештыру комитетының эш планына күптөрле чаралар кертелгән. Шуларның иң мөһимнәре фронтовикларга һәм алара тиңләштерелгәннәргә һәртөрле социаль ярдәмнәр күрсәтү. Район башлыгы  киңәшәмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Ветераннарның һәрберсенең исемнәрен генә түгел, ә аларның проблемаларын да белергә һәм аларга ярдәм итәргә тиешбез. Мондый эшләрне бәйрәм уңаенан гына түгел, көн саен алып барырга кирәк», — диде.
    
Патриотик тәрбия бирүдә өлкәсендә эшләнгән эшләр турында  бүлек башлыклары чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International