Спорт парлары ярышлары Россия фигуралы шуу триумфы белән тәмамланды. Россиянең ике пары Татьяна Волосожар белән Максим Траньков һәм Ксения Столбова белән Федор Климов – Сочида команда турнирында Олимпия чемпионнары.
Кыска программадан соң лидерлар Татьяна Волосожар белән Максим Траньков ирекле программаларын хаталарсыз диярлек башкарды. Судьялар аларның чыгышын 152,69 балл белән бәяләде. Олимпия чемпионнарының гомуми баллы – 236,86.
Россиянең тагын бер пары Ксения Столбова белән Федор Климов кыска программадан соң өченче булсалар да, нәтиҗәдә, бер баскычка күтәрелеп, Россия җыелма командасына “көмеш” китерде. Фигуристлар бернинди ялгышсыз үз программаларын тәкъдим итеп, 218,68 балл җыйды.
4 тапкыр дөнья чемпионнары германиялеләр Алена Савченко һәм Робин Шолков “Щелкунчик” тан Чайковский музыкасына ирекле программада хаталар ясап, ирекле программа нәтиҗәләре буенча, 4 нче урын балларын җыйды. Әмма алар ике программа суммасы буенча 3 нче урынга (215,78) күтәрелә алды. Фигурачылар белдерүенчә, Сочида Уеннарда катнашу белән аларның спорт карьерасында нокта куела.
Россиянең тагын бер пары Вера Базарова һәм Юрий Ларионов сигезенче урыннан алтынчыга күтәрелде.
Волосожар/Траньков һәм Столбова/Климов Россия җыелма командасына сигезенче һәм тугызынчы медальле итте. Россиялеләр хәзер 2 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медальгә ия.