14 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан Иске Абдул авылының «Гиндукуш» музее каршында хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасы узды.
Тантанада сугышчы-интернационалистлар , һәлак булган солдатларның аналары белән бергә яңа өйләнешкән парлар Алексей һәм Альбина Калачиклар да катнаштылар, һәйкәлгә иң беренчеләрдән булып чәчәкләр салдылар . Бу гаиләнең тормыш башлану көне шулай ук Гашыйклар көненә туры килде(День святого Валентина)
Яшь парлар!Бүгенге- кышның иң җылы, иң мәхәббәтле бәйрәме Гашыйклар көне,Сезнең туй көне белән Гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге тагын бер кат тәбрик итә, сәламәтлек ,матур тигез көннәр тели! Бу көн – тормышыгызның бәхетле башлангачы булсын!