Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе Интернет челтәре аша трансляцияләнәчәк

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

"2013 елда Татарстан агросәнәгать комплексы үсеше йомгаклары һәм 2014 елга авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары" Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышының Интернет челтәре аша трансляциясе 2014 елның бүген, 19 февралендә ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында оештырылачак (www.prav.tatarstan.ru)

Йомгаклау коллегиясендә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.  

Чара "Казан Ярминкәсе" күргәзмә үзәгенең территориясендә уздырылачак.

Йомгаклау коллегиясе барышында ТР Премьер-министры урыбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы оешмаларының вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә.

Трансляция башлану вакыты – 10.00 сәгать.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International