Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциацияләренең XXV юбилей съезды булып узды

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

Мәскәүдә Хөкүмәт йортында Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциацияләренең XXV юбилей съезды булып узды.

Фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәме буенча, шул исәптән җир кишәрлекләренә милекчелекне рәсмиләштерү, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, яшь фермерларга һәм гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм итү, банк кредитларыннан һәм лизинг продуктларыннан, агроиминләштерүдән файдалану шартларын гадиләштерү, авыл территорияләрен үстерү буенча һәм башка мәсьәләләр дә җентекләп каралды.

 Яшь фермерларга ярдәм итү һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерү чараларын гамәлгә ашыру буенча норматив базага үзгәрешләр кертү тәкъдимнәре белән Владимир өлкәсе фермерлары ассоциациясе җитәкчесе Елена Дегтярева, Вологда фермерлары башлыгы Сергей Беляков һәм яшь фермерларга ярдәм итү буенча Ростов өлкәсе төбәк программасында катнашучы Елена Мироненко чыктылыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International