Гаилә фермаларын ачу максатларына районның 134 гаилә кредит алган

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
2013 елда гаилә фермаларын ачу, аларны үстерү максатларына районның 134 гаиләсе 35,8 млн сумлык кредит алган . Әлеге акчага 108 баш мөгезле эре терлек, 59 бозау, 96 баш сарык, 15 ат, 104 умарта сатып алынган. Шулай ук 71 терлекчелек комплексы төзекләндерелгән. Райондагы 55 шәхси крестьян-фермер хуҗалыгында: җәмгысы 372 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Шул исәптән якынча 80 млн сумлык 111204 центнер ашлык җыеп алынган», – дип чыгыш ясады узган атнаның пәнҗешәмбесендә хакимиятнең утырышлар залында үткән фермерлар җыелышында районның фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International