12 мең сум стипендия түләнә

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәтенә караган югары уку йортларына -Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Иваново, Воронеж шәһәрләрендә урнашкан вузлар 2014-2015 уку елына егет һәм кызларны көндезге бюджет бүлекләренә чакыра. Уку вакыты – 4-5 ел. Белем алган чорда курсантларга стипендия түләнә. Аның күләме аена 12 мең сумнан башлана. Шулай ук киемнәр бирелә, егет-кызлар торак белән бушлай тәэмин ителә, түләүсез ашату оештырыла. Уку йортларын тәмамлаучыларга «эчке эшләр лейтенанты» дәрәҗәсе бирелә, эшкә урнаштыру гарантияләнә. Укырга керү өчен тулы урта белемең булу, сәламәтлегең буенча туры килү, уңай характеристика, математика, рус теле, физика фәннәре буенча БДИ нәтиҗәләренең яхшы булуы шарт. Теләүчеләр ТР буенча Янгын сүндерү хезмәтенең 15нче отрядының кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Ул Яр Чаллының  Яңа шәһәрендә 8/01 йортында урнашкан. Сораулар булганда 58-39-55, 58-57-34 телефоннарына шалтыратырга була. Документлар 1 февральдән кабул ителә башлады, дип  хәбәр иттеләр атналык киңәшмәдә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International