Бәтке һәм Круглое Поле поселогында шөгыльләнүче спортчылар яклады

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча республиканың ачык беренчелеге үтте. Ул 1997-1999, 2000-2001, 2002-2004 елгы егетләр һәм 1998-2000 елгы кызлар арасында уздырылды. Районыбыз данын Бәтке һәм Круглое Поле поселогында шөгыльләнүче спортчылар яклады. Үз авырлыклары һәм яшьләре буенча I урынны Николай Хөсәенов белән Нурислам Әхмәдов яулап алды. Азамат Гайнетдинов – II, Милана Сәлахова III урынга чыктылар. Круглое Поле поселогы спортчылары Алишер Нигьмәтуллин белән Валерия Кожевникова исә – V урында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International