Гаилә бәйрәме

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Мрәс авылы "Салават күпере" балалар бакчасында   "Гаилә учагы" дип исемләнгән бик матур кичә үткәрелде. Кичәгә әти-әниләр, әби-бабайлар, балалар чакырылган иде.Иң беренче итеп бакчабызда тәрбияләнүче балалар әниләрне, аннан соң әтиләрне узган бәйрәмнәре белән котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар.Бәйрәмебезгә килгән кунаклар барлык уеннарда да актив катнаштылар. Барыбызга да бик күңелле булды! Гаилә учагы янында Мәрхәмәт хакында сөйләшик. Җаннарга җылы сүз өләшик, Өләшик җылылык, мәрхәмәт- Гаиләгә бит бүген,шул кирәк!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International