Мәдәният эшчеләре Сәмәкәй мәктәбе укучылары белән

2014 елның 25 марты, сишәмбе
  Мәдәният эшчеләре Сәмәкәй мәктәбе укучылары белән  "Нәүрүз мөбәрәк булсын!" исемле тамаша уздырдылар. Укучылар төрле уеннарда катнашып, биеп-җырлап, карачкы яндырып, суык кышны озатып, ямьле язны каршы алдылар. Ахырда барыбыз да кайнар коймак белән чәй эчеп, өйләргә таралыштык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International