20 нче апрель көнне Яңа Бүләк авыл китапханәсе мөдире Зөлфия Мингалиева «Сәйлән» балалар бакчасында тәрбияче белән берлектә «Нинди һөнәр яхшырак?», исемендәге чара уздырылды. Зал почта, шифаханә, чәчтарашханә һ. б. Бүлекләре итеп ясалды. Бу көнне балалар почтальон, сыер савучы, чәчтарашчы , табиб, шофер һәм башка күп кенә һөнәрләр, аларның эш кораллары, тормыштагы әһәмияте белән таныштылар. Һөнәр ияләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үзләре дә шушы һөнәр ияләре булып, төрле һөнәрләр башкардылар.