Язгы каникул җитү уңаеннан автоинспекторлар юлларда

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Уку йортларында язгы каникуллар башлану уңаеннан, 18-31 март көннәрендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе, республиканың шәһәр урамнарында һәм машина юлларында балалар өчен куркынычсыз мохит тәэмин итү максатында, мәгариф органнары белән берлектә комплекслы чаралар үткәрә.

Аерым алганда, мәгариф идарәләре, мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге педагогик коллективлар белән юл хәрәкәте иминлеге һәм балигъ булмаганнарның юл йөрү кагыйдәләрен бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уздырыла. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International