”Шәфкать” үзәге һәм инвалидларның иҗтимагый оешмасы картлар йортында ярышлар уздырдылар.

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
26 март көнне Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге һәм  инвалидларның иҗтимагый  "Спортивное движение»оешмасы, җитәкчесе Галеев Әсхәт, белән берлектә район картлар-инвалидлар йортында  спорт ярышлары уздырды.Бу ярышларны оештыру өчен Әсхәт Галеев  уеннчыларны барлык спорт җиһазлары белән тәэмин итте.Шашка һәм  дартс  ярышларында җиңүчеләргә урыннар билгеләнелде ,истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук, барлык катнашучыларга да Әсхәт Галеев тарафыннан бүләкләр хәзерләнелгән иде,Ярышлар истәлекле фотога төшү белән тәмамланды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International