Татарстан поселогы китапханәсендә балалар китаплары атналыгы узды. Атналык кысаларында ,26 март көнне «Жирдә язлар, язда шигырь һәм Тукайлар булачак» дигән шигырь сйләүчеләр бәйгесе узды.Бу бәйгедә «Лебёдушка» балалар бакчасының мәктәпкә эзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. 3 сыйныф укучысы Насифуллина Альмира җиңүче булды.