«Елның иң яхшы укытучысы» конкурсында катнашучыларны җәмәгатьчелек тыңланды

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
26 март   көнне  хакимиятенең утырышлар залында Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә торган «Елның иң яхшы укытучысы» конкурсында катнашучыларны җәмәгатьчелек тыңланды.   Әлеге исемгә дәгъва кылучы укытучылар   үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен презентация рәвешендә тәкъдим иттеләр, менә алар: Умнова Лилия Ивановна-татар  теле һәм әдәбияты укытучысы (Мәләкәс мәктәбе) ;  Лотфуллина Алсу Рәис кызы - Тлянче-Тамак мәктәбенең  технология укытучысы; Күзкәй мәктәбеннән математика укытучысы- Мингалимова Резеда Рәшит кызы  һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Кашапова Эльмира Нәҗип кызы ,Круглое Поледан Гуфранова Надежда Вениаминовна(рәсем сәнгате ) һәм Попова Маргарита Валерьевна(информатика)укытучылары .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International