1 апрельдән картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләрнең күләме

2014 елның 28 марты, җомга
1 апрельдән картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләрнең күләме 1,017 (1,7 процент) , ә социаль пенсияләр 1,171 (17,1 процент) коэффициенты күлә­мендә арта. 2004 елның 22 августында дөнья күргән 122 нче федераль законда каралганча, аерым категориядәге кешеләр – бердәм акчалата түләүләр алучылар, Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм аларның гаиләләре, Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына түләү биш процентка артачак. Болардан тыш, социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы да биш процентка индексацияләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International