30 нчы март көнне, Алабуга шәһәрендә үткәрелгән робототехника буенча I ачык чемпионатта катнашып, Биклән мәктәбе укучылары зур уңышларга ирешеп кайттылар. Ярышта Тукай, Норлат, Баулы, Арча, Алабуга, Мамадыш районнарыннан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән сиксәннән артык укучы катнашты. Әхмәтҗанов Азат белән Нуриев Ринас ярышларның “Кегельринг” төрендә - 1 нче урын, Якупов Алмаз белән Якупов Салават “Линиядән узышу” төрендә 3 нче урынны алдылар (тренерлары Якупов Ренат Накипович). Укучыларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
Татар теле укытучысы Якупова Л.Х.