Яңа Бүләк авылында татар халык йолаларын саклап калу максатыннан ветераннар белән “Каз өмәсе” күренешен әзерләп авыл халкына күрсәтелде. Монда каз йолку, канат сыдыру, казларны чишмәдә юу йолалары булды. Өмәгә килүчеләр шулай ук татар халыкының борынгы уеннарын уйнадылар, кызыклы табышмакларның җавапларын таптылар, үзләренең яшь вакытта җырлаган җырларын башкарып, яшьлекләрен искә төшерделәр. Соңыннан каз бәлеше һәм каз тәбикмәген авыз итеп чәй эчтеләр.