Круглое Поле мәктәп китапханәсендә авыл китапханә хезмәткәрләре белән берлектә 4 класс укучылары өчен "Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә..." дигән герой шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе уздырылды. Укучылар Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар, аңа күзәтү уздырдылар,аның шигырьләрен укыдылар ,сорауларга җаваплар бирделәр.