17 февраль Иске Абдул мәдәният йортында узенең 90 яшен билгеләп утуче Бөек Ватан сугышы ветераны, III дәрәҗә "Дан"ордены кавалеры Нуриев Рифкать абыйны юбилее белән котлау чарасы узды.
Бугенге көндә авыл жирлеге буенча 3 сугыш ветераны гомер итә Безнен авыл халкы Бөек Жину көнен шушы исән-сау ветераннар янәшесендә каршылавы белән бәхетле. Арабызда батырлык-кыюлык урнәге булган ветераннар яшәве белән без бик горурланабыз.
Хөрмәтле ветераныбызны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Л.Х. Әхмәтова килгән иде. Ул республика, район житәкчелеге исеменнән узенен теләклэрен житкерде. Шулай ук ветеранны авыл жирлеге башлыгы Сафина Р.Х., мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы, авыл ветераннар Советы председателе Давлетшин З.Ш., мәчет картлары исеменнән Ахтямов Мөбәрәк абый, хөрмәтле ветеран укытучы, сугыш чоры баласы, тыл ветераны Гарипова Халисә апа, әфганчы ветераннар исеменнэн "Гиндукуш"музее житәкчесе Гарипова Резеда котладылар, изге теләкләрен житкерделәр.