Киләсе атнада буаларның су төшүгә әзерлеген район белгечләреннән торган махсус комиссия тикшерәчәк

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Быел ташу иртәрәк төшәргә мөмкин дип фаразлый синоптиклар. Район территориясендәге буаларны су агызып китүдән саклау максатыннан, дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов авыл җирлекләре башлыкларына үз биләмәләрендәге капиталь буаларны су төшүгә әзерләргә, задвижкаларны ачарга кушты. Игенче, Иске Гәрдәле, Җәйләү, Мусабай-Завод, Күперле, Новотроицкое, Шилнәбаш территорияләрендәге буаларда көздән суның шактый өлеше агызылган иде инде. Киләсе атнада исә буаларның су төшүгә әзерлеген район белгечләреннән торган махсус комиссия тикшерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International