22 мартта районның 22 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узачак.

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
22 мартта районның 22 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узачак. Районда мондый чара беренче тапкыр узган елның 6 июлендә үткән иде. Ул вакытта 13 авыл җирлегендә үзара салым җыю турында карар кабул ителде. Дөрес, үзара салым яңа әйбер түгел, халыктан җирле максатларга акча җыю гадәте электән үк яши, әмма хәзер җыелган һәр сумга өстәп 4 сум бирелә. Авыл җирлекләрендә җирле мәсьәләләрне хәл итүгә финанслар җитмәү шартларында, бу – шактый зур ярдәм дип саный белгечләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International