18 март көнне ЯңаБүләк авылы китапханәсендә «Алар безнең күңелләрдә» дигән чара узды. Чарага «Сәйлән» бакчасы балалары чакырылды. Китапханәче Зөлфия Мингалиева фотолар ярдәменд балаларны авылыбызның Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән таныштырды, аларның сугышта һәм тылда күрсәткән батырлыклары турында сөйләде, өчпочмаклы солдат хатларың күсәтте. Шулай УК балалар сугышт урында китаплар карадылар, шигырьләр тыңладылар. Соңыннан алар “Кирәкми безгә сугыш!” дигән темага рәсемнәр ясадылар.