Җиңел атлетика буенча Тукай районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте

2015 елның 20 марты, җомга
Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» спорткомплексында җиңел атлетика буенча Тукай районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте. Анда 2000-2001, 2002-2003, 2004-2005 елгы малайлар һәм кызлар катнашты. Ярышларда районның төрле мәктәпләреннән килгән 8 команда, шул исәптән 104 катнашучы көч сынашты. Балалар 50 һәм 500 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү кебек ярышларда үзләрен сынап карады. Малайлар арасында 50метрга, 500 метрга йөгерү буенча беренче, озынлыкка сикерүдә икенче урында –Киямов Гадел. 500 метрга йөгерүдә үз яшь категорияләре буенча 3 урында Габидуллин Инсаф, Хузин Рузәл. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International