Минзәлә шәһәрендә “Ел укытучысы -2015” республикакүләм конкурсының зона этабы узды.

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
20 мартта  Минзәлә шәһәрендә “Ел укытучысы  -2015” республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Чарада иң яхшы укытучы исеменә муниципаль этапта җиңүче  һәм призерлар - 5 мөгалллим дәгъва кылды. Тәрбиячеләр ачык дәресләр күрсәтте. Һәр дәрес үзенчәлекле методик алым белән баетылган иде.
  Районнан бу бәйгедә   Мәләкәс мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Умнова Л.И.,Түбән Суыксу мәктәбенең  математика укытучысы Суюндукова Ф.Н.,Мусабай Завод мәктәбеннән тарих укытучысы  Нурутдинова Э.Р.,Күзкәйдән химиия укытучысы  Карпова В.В., Кече Шилнә мәктәбеннән  физика укытучысы Киямова Ф.М.  уңышлы гына чыгыш ясадылар.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International