Быел Татарстанда Җир Хартиясе тормышка ашырыла башлавына 15 ел тула.

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Быел Татарстанда Җир Хартиясе тормышка ашырыла башлавына 15 ел тула. Татарстан Россиядә генә түгел, ә дөньяда табигать һәм кеше хокукларын яклаучы Җир Хартиясе нигезләрен беренчеләрдән булып гамәлгә керткән төбәк.

Мәгълүм булганча, заманча дөньяда экология мәсьәләләрен хәл итү максатында төрле дәүләтләр берлектә 2000 елда Җир Хартиясен төзегән иде. Әлеге халыкара документны республика җирлегендә тормышка ашыру турында Татарстан Дәүләт Советы 2001 елның апрелендә махсус карар чыгарды.

 

Шушы узган унбиш елда Татарстан бу өлкәдә кабатланмас тәҗрибә туплады: Татарстанда саклау астына алынган табигать территорияләре дәүләт реестрын булдыру, Россиядә беренчеләрдән экологик мониторинг картасын төзү, Татарстанның Кызыл һәм Яшел китапларын нәшер итү, “Чиста су” программасын булдыру – болар озын исемлекнең башы гына. Шулай ук Татарстан парламентында табигатьне саклау һәм табигать байлыкларын нигезле файдалануга кагылышлы 28 закон, шул исәптән “Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау турында”гы төп закон, дөнья мәдәнияте кыйммәтләрен, милләтара һәм динара бердәмлекне саклауга юнәлдерелгән дәүләт программалары кабул ителүен дә ассызыкларга кирәк. 2015 елда уздырылган Парклар һәм скверлар елының уңышлы нәтиҗәләре, агымдагы елның Су саклау зоналары елы буларак игълан ителүе дә – шушы эзлекле эшчәнлекнең бер өлеше.

Яңа елда – яңа бәйгеләр

Безнең төбәктә Җир Хартиясе принципларын җәелдерү эше “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте күзәтүе астында тора. Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән әлеге иҗтимагый хәрәкәтнең Сәяси советы 2016 елда башкарылачак эш планнарын раслады инде. Быел аңа мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәлеп итү бурычы куела. Фәрит Мөхәммәтшин Җир Хартиясенең 15 еллыгына багышлап зур конференция уздырылачагын хәбәр итә. Җәмәгатьчелекнең экология һәм кешелек үсеше мәсьәләләренә игътибарын җәлеп итү өчен социаль-иҗади бәйгеләр оештыру көтелә.

Мәсәлән, инде кулланышта булган материаллардан һәркем көндәлек тормышта файдаланырга мөмкин әйберләр ясап, 2016 елның 1 мартыннан 20 сентябренә кадәр үтәчәк “Калдыкларның яңа тормышы” бәйгесендә катнаша алачак. Иҗади, шул ук вакытта экологияне сакларга өндәүче бәйгегә көндәлек кирәк-яраклар, картиналар, кием-салым, уенчыклар, үзечәлекле кул эшләре тәкъдим итәргә ярый. Бәйгегә тапшырылган хезмәтләр 20 сентябрь – 26 октябрь аралыгында аерым күргәзмәдә киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы октябрьгә билгеләнгән.

“Җир Хартиясе” проекты кысаларында агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте милләтара багланышларны ныгыту йөзеннән Татарстан халыклары ассамблеясе, Казан дәүләт консерваториясе, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм “Казан” милли-мәдәни үзәге белән берлектә “Без төрле, әмма без – бергә” дип исемләнгән төрле халыкларның музыкаль әсәрләрен башкару буенча хорлар бәйгесен дә игълан итә. Бу бәйгедә Татарстандагы һәвәскәр хор коллективлары осталыкта көч сынашачак. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үз программаларының эчтәлеге белән оештыру комитетын 1 мартка кадәр таныштырырга тиеш. Бәйгенең беренче туры – апрель-май айларында, икенче йомгаклау туры һәм Гала-концерт июнь башында Казанда булачак. Бәйге шартлары буенча, һәр коллективка Нәҗип Җиһановның “Республикам минем” кантатасын да башкару мәҗбүри. Аның нотасы һәм тексты “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең рәсми сайтында урын алачак (tnvrod.ru).

Шулай ук быел уздырылачак чираттагы бәйге – Татарстандагы чишмәләрне бизәү проектлары. Аны “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте 1 марттан 20 сентябрьгә кадәр Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән оештырачак. Ул чишмәләрне төзекләндерүгә гади халыкның, белгечләрнең, студент яшьләрнең игътибарын җәлеп итүне, яңа чишмәләрне ачыклау, булганнарын чистарту, саклауны күз уңында тота. Анда тәкъдим ителгән рәсем, эскиз һәм идея проектлары архитектура-төзелеш кануннарына ни дәрәҗәдә җавап бирүенә карап та бәяләнәчәк. Казанда 20 сентябрьдән 26 октябрьгә кадәр барлык проект эшләрнең күргәзмәсе оештыралачак. Җиңүчеләр октябрьдә билгеле булачак.

чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/53091.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International