Иске Дөреш авылында халык җыелыш үтте.

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

 Иске Дөреш авылында халык  җыелыш  үтте.Җыелыш алдыннан   фойеда  бүлек башлыклары    халыкны  шәхси сораулары буенча кабул ите.Җирлек башлыгы Роза Мингалиева узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, 2016 елга бурычларга тукталды. Сүзенең башында ук авыл тормышында актив катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм район башлыгы Васил Хаҗиев белән берлектә   аларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды  Район хакимияте башлыгы Васил Гариф улы үзенең чыгышында    республика,район хәлләре турында сөйләде, агымдагы елда район, авыл җирлекләре алдында торган бурычларга тукталды,халыкның сорауларына җавап бирде,кайбер  сораулар контрольгә алынды.шулай ук  җыелышта уллары хәрби хезмәттә булган ата-аналарны котладылар ,мактау хатлары һәм истәлекле бүләкләрне тапшырдылар

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International