Кенәз авыл җирлегендә район башлыгы Васил Хаҗиев катнашында җыелыш узды.

2016 елның 5 феврале, җомга

Кенәз авыл җирлегендә авыл халкы  катнашында җыелыш узды.Җыелыш алдыннан      бүлек башлыклары    халыкны  шәхси сораулары буенча кабул ите.Җирлек башлыгы Тамара Белова   узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, 2016 елга бурычларга тукталды. Сүзенең башында ук авыл тормышында актив катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм район башлыгы Васил Хаҗиев белән берлектә  авыл тормышында актив катнашучыларны һәм 50 ел бергә гомер кичергән парларга ,фольклор колективы членнарына  Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.Шулай ук  район хәрби комиссариаты башлыгы Дамир Вәлиев   уллары хәрби хезмәттә булган ата-аналарны котлады  ,мактау хатлары тапшырдылар. Район хакимияте башлыгы Васил Гариф улы үзенең чыгышында    республика,район хәлләре турында сөйләде, агымдагы елда район, авыл җирлекләре алдында торган бурычларга тукталды,халыкның сорауларына җавап бирде,кайбер  сораулар контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International