Шилнебаш авылы Халык җыелышында РФ Дәүләт Думасы депутаты катнашты ы

2016 елның 5 феврале, җомга

Шилнебаш  авылында халык  җыелыш  үтте.Җыелыш алдыннан      бүлек башлыклары    халыкны  шәхси сораулары буенча кабул ите.Җирлек башлыгы Олҗга Ганчарова  узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, 2016 елга бурычларга тукталды. Сүзенең башында ук авыл тормышында актив катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм район башлыгы Васил Хаҗиев белән берлектә  авыл тормышында актив катнашучыларны һәм 50 ел бергә гомер кичергән парларга  Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.Шулай ук  район хәрби комиссариаты башлыгы Дамир Вәлиев   уллары хәрби хезмәттә булган ата-аналарны котлады  ,мактау хатлары тапшырдылар. Район хакимияте башлыгы Васил Гариф улы үзенең чыгышында    республика,район хәлләре турында сөйләде, агымдагы елда район, авыл җирлекләре алдында торган бурычларга тукталды,халыкның сорауларына җавап бирде,кайбер  сораулар контрольгә алынды. Халык җыелышында Россия Федерациясенең Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International