Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм тарату максатыннан, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең интернет ресурс этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурста 18 мәктәптән 19 татар теле укытучысы катнашты. Тукай районыны мәгариф идарәсенең 2 нче дәрәҗәле дипломы белән бәйгедә призлы урын алган Күзкәй гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Авзалова Нәзилә Фәнүр кызы бүләкләнде.