Кнәз авыл җирлегенә караган Чыршылы авылында да милли бәйрәмебез бик күңелле үтте. Тантаналы өлештән соң, мәйдан уртасына КФХ җитәкчесе Таһир Харматуллин чыкты. Ул барча авылдашларын бәйрәм белән котлады, кыр батырларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан мәйдан түренә авылның иң өлкән кешеләрен чакырдылар, алар исеменә шулай ук мактау сүзләре әйтелде. Бәйрәмебезне матур итеп, үзенә күрә бер җылылык белән Яр Чаллы шәһәренең почетлы гражданины, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды.
Чыршылы авылы халкы бәйрәм көнне рәхәтләнеп төрле-төрле уеннарда катнашты: капчыклар сугышы да, таяк тартышу да, көянтә-чиләкләр асып тизлеккә йөгерү дә – барысы да күңелле узды. Атлар чабышын да халык рәхәтләнеп карады. Быел әлеге чабышларда 8 җайдак катнашты. Призлы урыннарны Түбән Суыксудан Навадка исемле аты белән Раил Нигъмәтуллин, Мазурка исемле атта Минзәлә районы кунагы Рәзилә Мөхәммәтова һәм Норгарит кушаматлы аты белән Илназ Ханнанов яулап алдылар.
Концерт өлешендә исә җирлекнең үзешчән артистлары белән беррәттән ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган композитор Ринат Гобәйдуллин һәм аның талантлы шәкертләре чыгыш ясады.
Шул арада мәйдан түрендә бала-чага бәйгеләрдә үз көчләрен сынады, бүләкләрен алырга ашыкты. Ә милли көрәш батыры исеменә кызу көрәш барды. Нәтиҗәдә Чыршылы авылының баш батыры итеп, Түбән Суыксу авылы спортчысы Радик Вороной калды, дип хәбәр итте безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Чыршылы авылында Сабантуе узды ФОТО