1 сентябрь иртәсе. Комсомолец поселогының мәктәп ишегалдына матур ак бантиклы кызлар, чын ирләрчә пөхтә итеп киенгән малайлар, дулкынлануларын яшерергә тырышкан әти-әниләр, әбиләр җыела башлады. «Мәктәбебез эчтән генә түгел, тыштан да балкып тора шул. Берүк балаларыбыз исән-сау гына булсыннар, безне сөендереп торсыннар», – дигән сүзләр ишетәм басып торган арада. Чыннан да, мәктәп бу көнне балкып торды, бөтен җирдә шат елмаюлары йөзләренә чыккан балалар, аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре, бәйрәмне көтеп алган мөхтәрәм укытучылар һәм әти-әниләр. Мәктәп балкып торды диюем бер дә юкка түгел. Бу көнне Комсомолец поселогы җәй буе барган капиталь ремонттан соң кабаттан балалар өчен ишекләрен ачты.
Балаларны Белем бәйрәме белән котларга район башлыгы Васил Хаҗиев, район кураторы – «Татспиртпром» вәкиле Расим Садыйков, район прокуроры Айрат Галимәрдәнов килгән иде. Алар үзләренең иң изге, иң саф теләкләрен җиткерделәр. «Мәктәптә бары тик яхшы билгеләргә генә укырга, яңа уку елы сезгә яңа ачышлар, яңа җиңүләр китерер дип өметләнәм», – диде үзенең чыгышында Васил Гариф улы. Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова һәм мәктәп директоры Әлфия Әгъләмова ремонт эшләрендә булышлык күрсәткән төзүчеләр бригадасына, шәхсән Ришат Хәбибуллинга, шулай ук мәктәп коллективына, әти-әниләргә рәхмәт әйттеләр. «Яңа мәктәпкә аяк басканбыз икән, бу – безнең гомум эшебез, гомум тырышлыгыбыз», – диделәр алар. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, түргә беренче сыйныф укучылары чакырылды. Алар өлкән сыйныф укучылары өчен җыр өйрәнеп килгәннәр иде, шуны башкардылар. Соңыннан исә XI чыгарылыш сыйныф укучылары нәни дусларына китаплар бүләк иттеләр. Шул вакыт әти-әниләргә игътибар иттем. Үзләре елмаялар, үзләренең күзләреннән ирексездән яшьләр тама. Сабыйларының шул арада үсеп җитеп, матур форма киеп, мәктәпкә килеп басканнарына ышанмыйлар кебек иде алар.
Тантаналы линейкадан соң бөтен җыелган кеше мәктәп эченә үтте. Чыннан да, мәктәп күзгә күренеп үзгәргән. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек, бүлмә эчендәге җиһазлар да зәвык белән урнаштырылган. Шул арада мәктәп директоры Әлфия Әгъләмова белән сөйләшеп алырга җитешәм.
– Аллага шөкер, ремонт эшләре артта калды. Бөтен поселок белән булышырга килделәр, бер кеше дә мөрәҗәгатебезне кире какмады, аеруча балаларның әти-әниләре ярдәм итте. Финанс ягына килгәндә, республикадан капиталь ремонт өчен 21 миллион 600 мең сум акча бүленеп бирелде. Әйтергә кирәк, безнең мәктәпне ремонтлау программага кертелмәгән иде. Безгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте, мәктәпкә планнан тыш ремонт ясалды. Моннан да артык сөенеч була аламы?! Мәктәптәге бөтен сыйныфларга да төзеклек кертелде. Балаларыбыз, әлеге матурлыкны саклап, укуларын тагын да яхшыртсыннар иде, – дип сөйләде миңа Әлфия Әнвәр кызы. ("Якты юл"-газетасы битләреннән )
Гөлия Ибатуллина