Шәрифуллин Әмир абыйга 90 яшь тулды.

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

 20нче декабрьдә  Калмаш авылында яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераны   Шәрифуллин Әмир абыйга 90 яшь тулды. Ветеранны котларга Тукай муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Наврозова Әсхадә Зиятдин кызы һәм җирлек башлыгы Габдуллина Равия Касыйм кызы  килделәр. Әмир абый, кызы Алия һәм оныклары белән кунакларны җылы итеп каршы алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International