Татфондбанк клиентларына акчаны кире кайтару 26 декабрьдә биш банкта башланачак

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Татфондбанк клиентларына иминият түләүләре "Сбербанк", ВТБ 24, "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "Ак Барс" банклар аша башкарылачак, алар 2016 елның 26 декабрендә башланачак, дип хәбәр итә. "Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы" Дәүләт корпорациясе (АСВ).

"Вкладчыларның кайсы банкка караганлыгы турындагы хәбәр 23 декабрьгә кадәр АСВ рәсми сайтында урнаштырылачак. Акчаны алу өчен вклдачыларга агент-банкка паспортны күрсәтеп, акчаны кирү кайтару турында гариза язарга кирәк булачак. Гариза бланклары агент-банкларда бирелә", - дип хәбәр итә АСВ матбугат хезмәте.

АСВ Татфондбанк клиентларын агент-банкларның Яңа ел бәйрәмнәрендәге эш тәртибе белән өстәмә таныштырачак. Игълан АСВ сайтында 30 декабрьгә кадәр урнаштырылачак.


http://www.tatar-inform.ru/news
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International