Кнәз мәдәният йортында оешкан «Русский звон» фольклор коллективы, халыкара чәй көне уңаеннан, бик күңелле бәйрәм үткәрде. Әлеге чара барышында хуш исле чәй эчтеләр, күмәкләшеп биеделәр, рус халык җырларын җырладылар, такмаклар әйтештеләр. Шулай ук чәй турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Чәй эчеп, сөйләшеп-серләшеп, вакыт үткәне дә сизелмәде.
Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.