«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясе үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге акция 27 декабрьдә үтәчәк. Бу көнне 10:00тән 12:00 сәгатькә кадәр балалар, 70-36-50 телефонына шалтыратып, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, табышмакларга җавап табып, бүләк алу бәхетенә ирешәчәк. Бүләкләрнең иганәчесе – «Күзкәй» ягулык салу станциясе җитәкчесе Флүр Шафиков.