1999 һәм аннан да яшьрәк булган кызлар арасында мини-футбол буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда барысы бергә 10 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны Бәтке мәктәбе кызлары яулап алды. Икенче һәм өченче урыннарда Яңа поселогы белән Мәләкәс авылының урта мәктәбе укучылары калды.