2017 елның гыйнвар аенда пенсия һәм даими социаль түләүләрдән тыш 11 мең тукайлы пенсионерга өстәмә бер мәртәбә 5 мең сум түләнәчәк. 5 мең сум күләмендәге әлеге акча Россиядә даими яшәүче һәм 31 декабрьгә кадәр пенсия алучы пенсионерларга түләнә. Әлеге сумманы алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, алар булган пенсия документлары нигезендә түләнә.