26 декабрь Россиядә матәм көне дип игълан ителде

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Сочи аэропортыннан күтәрелгән Ту-154 самолеты Кара диңгез өстенә егылып төшә.

 26 декабрьдә, Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә Россиядә матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде дип хәбәр итә ТАСС.

Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты  якшәмбе иртәсендә Сочидан кузгалып китеп 20 минуттан соң радарлардан югала. Аның Кара диңгезгә егылып төшкәнлеге мәгълүм була. Самолет бортында өч федераль каналның - Первый, НТВ һәм «Звезда» журналистлары, Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, шулай ук, Елизавета Глинка булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International