Районда ел саен авыл җирлекләрендә, предприятие һәм оешмаларда запастагы һәм армиягә чакырылырга тиешле гражданнарны хәрби исәпкә алу, бронь бирүне иң яхшы оештыру һәм үтәү буенча смотр-конкурс уздырыла. Бу елны, бәйге нәтиҗәләре буенча, авыл җирлекләре арасында I урынны Кнәз авыл җирлеге яулады, икенчедә – Круглое Поле авыл җирлеге, III урында Бәтке авыл җирлеге. Район оешма һәм предприятиеләр арасында исә беренче өчлеккә «Татавтодор» җәмгыятенең Чаллы филиалы, «Татарстан – коммуналь челтәрләр» һәм Биклән авылының урта мәктәбе калды.
Әлеге смотр-конкурста җиңүчеләрне – хәрби исәпкә алу буенча җаваплы затларны – Мактау грамоталары белән бүләкләү турында район башлыгы Васил Хаҗиев боерыгы чыкты. Авыл җирлекләре буенча I урынга Светлана Багаева (Кнәз авыл җирлегенең хәрби исәпкә алу хезмәткәре) чыкты. II урында – Гөлнара Зиннәтуллина (Круглое Поле авыл җирлегенең хәрби исәпкә алу хезмәткәре), III урын исә Ирина Морозовага (Бәтке авыл җирлегенең хәрби исәпкә алу хезмәткәре) бирелде.
Оешмалар буенча үткәрелгән бәйгедә I урынга Лариса Баранова («Татавтодор» җәмгыятенең кадрлар бүлеге башлыгы) лаек дип табылды. II урында Рәмилә Газизова («Татарстан – коммуналь челтәрләр» оешмасы кадрлар буенча белгече) калды. III урын Лилия Латыйпова (Биклән авылының урта мәктәбе кадрлар буенча белгече) бирелде, дип хәбәр итә район башлыгының мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Рәмилә Сәгъдиева.