Һәрбер йортка, ихатага туктап, авыл халкын Яңа 2017 ел белән котлап йөрде

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Авыл халкын котларга Иске Абдул авылына Кыш бабай килде. Килде генә түгел, атка атланып та түгел, ә  Иске Абдул авылының алтын куллы осталары ясаган искиткеч матур итеп ясалган, бизәлгән чанага утырып килде. Һәрбер йортка, ихатага туктап, авыл халкын Яңа 2017 ел белән котлап йөрде, әле алай гына да түгел, үз осталыкларын күрсәткәннәргә тәмле бүләкләр дә өләште. Искиткеч бәйрәм булды ул, диләр абдуллылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International